Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Хафиз Салихов

Хафиз Салихов, Хафиз Миргаҗәм улы Салихов, рус. Салихов Хафиз Миргазямович — ТР сәүдә һәм икътисади хезмәтттәшлек министры (1998-2007). РФ хөкүмәте каршындагы финанс университетының дәүләт-шәхси эшмәкәрләр партнерлыгы кафедрасы профессоры. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Физика-математика фәннәре докторы.

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 5 сентябренда ТАССР Сарман районы Иске Әлмәт авылында туган. Иске Әлмәт башлангыч, Рангазар сигезьеллык, Сарман урта мәктәпләрен (көмеш медальгә) тәмамлый. «Радиоэлектрон җиһазлар буенча мөһәндис» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтының радио-техника факультетын (1974), Джон Ф. Кеннеди исемендәге дәүләт идарәсе институтын, Һарвард институты (The John F. Kennedy School of Government at Harvard University) (2001) тәмамлаган. Физика-математика фәннәре докторы (2010). Ярымүткәргечләр физикасы һәм икътисад буенча 80 фәнни хезмәте бар.

Хезмәт юлы

  • 1974-1989 Чистяков исемендәге Казан югары хәрби-мөһәндислек укуханәсендә инженер, лаборатория мөдире булып эшли.
  • Казан авиация институтында укыта.
  • Финнәр белән уртак ширкәт оештырып, шунда эшли.
  • 1984-1994 хуҗалык исәбендәге «Хезмәт күрсәтү үзәге» берләшмәсе генераль директоры.
  • 1994-1998 ТР тышкы икътисади элемтәләр министрлыгы каршындагы (1997 елдан ТР министрлар кабинеты каршындагы) халыкара хезмәттәшлекне үстерү агентлыгы директоры.
  • 1998-2001 ТР сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министры.
  • 2001-2007 ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры.

Иҗтимагый эшчәнлеге

  • 2007-2011 V чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты.
  • БМОның Аурупа икътисади комиссиясендә РФ вәкиле.
  • Татарстан җиңел атлетика федерациясе президенты.

Гаиләсе

Гаиләле, ике баласы (кызлары) бар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • Татарстанның атказанган икътисадчысы.
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
  • «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» медале (2010).

Әдәбият

  • Әлмәтем-гүзәл бишегем. Казан, 2008. (Сарман районы Иске Әлмәт авылы тарихы).
  • Сарман районы энциклопедиясе. 1- том. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Сылтамалар

  • Х.М. Салихов ВИПерсон сайтында.
  • «Федералпресс» белешмәлеге.
Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5