Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Үзем турында (Җәннәтеләсма Низамбиева)

Апам Минсәгыйдә Пермь шәһәрендә Үзәк хастаханәнең хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Ел саен ял вакытларында шифаханәләрдә дәвалана. Уртадагы рәсемдә Сочида ял иткәндә төшкән. Хәзерге вакытта кызы Әнисә Пермь шәһәрендә яши.

Җәннәтеләсманың Минсәгыйдәгә язган хаты.

Мин Ижауда чыга торган «Яңарыш» гәҗите алам. Мин шушы гәҗиткә үзем язган шигырьләремне, шулай ук, балаларыма багышлап язылган бәетләрне язып җибәреп бастырам.

Үзем турындагы бу шигыремне сиңа да язып җибәрим әле.

Җырладым, җырлап туймадым.

Сөйдем, сөеп туймадым…

Чәчәк аткан яшьлегемнең

Үткәнен һич тоймадым.

Еллар уза инде, яшем

Сиксән бишне дә куа.

Куа бирсен, яши бирим,

Дигән уй миндә туа.

Гомерем хәерле булсын,

Туктамый алга барсын,

Сәламәтлек булмаса да

Әле яшәргә язсын

Картлыгымны бик яратам,

Балкып яшим, ошатам.

Күргән өчен шөкер кылып,

Ял итеп кенә ятам.

Ятып тәмле йокы йоклыйм,

Иртүк сикереп тормыйм.

Кабаланып, тиз киенеп,

Эшкә чыгып йөгермим.

Акча диеп янып көймим,

Ай саен килеп тора,

Минем өчен газиз дөнья,

Елмаеп көлеп тора.

Картлыкка мин серне бирмим,

Төшермим күңелемне,

Ямансулап, боектырып,

Үткәрмим гомеремне

Ничек телим шулай яшим.

Үз көемне үзем көйлим.

Кунактан кунакка йөрим,

Картаюны һич белмим

Балаларыма куанам,

Оныкларга юанам,

Картлыгымны күргән өчен

Бер түгел, мең куанам.

Минсәгыйдә апа!

Канатларын җәеп фәрештәләр

Җил-давылдан сине сакласын.

Ходай Тәгалә сиңа юлдаш булсын.

Юлларыңны гөлләр капласын.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5