Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Матур булсын килер көннәрең (сугыш ветераны Солтан Бәдретдин улы)

Иске Әлмәт авылында ялгызы гына яшәүче сугыш һөм хезмәт ветераны Солтан Бәдретдиновны 87 нче яше белән бара димәссең: хуҗалыгын алып бара, әле авылның икенче башындагы туганнарына көн саен барып, мал-туарларын да карашып кайта. Җыйнак гәүдәле, күркәм абзый телгә дә бик җор икән.

РӘСЕМДӘ: Солтан Бәдретдинов (сулдан-уңга) взвод командиры Василий Дмитриев белән (1942 ел, 20 февраль)

Солтанга 10 ай вакытта, 1919 елда әтисе Бәдретдин дөнья куя. Тол калган Җәмлихага бик авырга туры килә. Авылда 4 класс белем алган Солтан колхозда төрле эшләргә йөри башлый. Ат белән тырмага да чыга, 1938 елда “шпоралы” тракторга утыра.

Әйбәт кенә эшләп йөргәндә сугыш башлана. Солтанга да чират җитә: ул 1941 елның августында фронтка алына, Калинин фронтының 22 нче укчы полкында, пехотада хезмәт итә, каты бәрелешләрдә катнаша.

1942 елның маенда ул көчле контузия ала, башына операция ясала. 1942 елның мартында аны кыска сроклы ялга кайтарып җибәрәләр. Азрак тернәкләнгәч, ул тагын фронтка китә — аны 106 нчы укчы полкка билгелиләр.

Берсеннән-берсе хәтәр ут эченнән исән чыкса да, элек алган контузиясе үзен сиздерә һәм солдатны 1944 елда өенә кайтаралар. Сугышка кадәр үк техникада тәҗрибә туплаган Солтан тракторчы хезмәтен дәвам итә.

1978 елга кадәр төрле маркадагы тракторларда һәм комбайннарда эшләп, лаеклы ялга чыга. Шулай да тик тормый әле ул: колхозга ярдәм итә, культуралы үләннәргә су сиптерүдә йөри һәм башка эшләрне дә күңелен биреп башкара — кышларын котельныйда, урып-җыю чорында ындыр табагында хезмәт куя, күпсанлы Мактау кәгазьләренә лаек була. Күкрәген орден-медальләр бизәгән ветеранның хезмәт стажы 55 елга җитә.

Кызганыч, карчыгы Мауаның гына гомере булмаган, ул 1986 елда гүр иясе булган. Бүгенге көндә ялгызы гына яшәсә дә, Солтан абыйның күңелен төшерергә исәбе юк. Әтисенең сеңлесе Гайшә һәм җизнәсе Мәрданша оныклары (Нурлыхода балалары), кияүләре аңа ярдәм итеп торалар. Үзе дә мөмкин булганча аларга булыша. Җәйгелектә кош-кортын асрый, бәрәңге, яшелчә үстерә.

— Әле мин — аяк өстендә, — ди ул. — Тракторда гына да 40 ел эшләргә туры килде.

Ачлы-туклы килеш, юклы-барлы өс киеме белән тырышып-тырмашып хезмәт куйдык. Аллага шөкер, бүгенге тормышымнан зарланырлык түгел, пенсиям дә әйбәт. Андый акчаны мин эшләп тә ала алмадым, безнең кебек сугыш һәм хезмәт ветераннарына юньле пенсия акчасы билгеләгән хөкүмәтебезгә рәхмәт.

Әйткән фикереңә бал да май, Солтан абый, сау-сәламәт бул! 95 яшькә кадәр яшәгән бабаң Кадыйрныкы кебек озын гомер насыйп итсен.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5