Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Матур булсын килер көннәрең (Солтан Бәдретдин улы)

Матур булсын килер көннәрең (сугыш ветераны Солтан Бәдретдин улы) Иске Әлмәт авылында ялгызы гына яшәүче сугыш һөм хезмәт ветераны Солтан Бәдретдиновны 87 нче яше белән бара димәссең: хуҗалыгын алып бара, әле авылның икенче башындагы туганнарына көн саен … Подробнее…

Әниләрнең кайтуы

Әниләрнең кайтуы Өйдә әткәй өч сабый белән утырып кала. Зурыбызга — тугыз яшь, аннан кече апама — алты яшь. Ә миңа дүрт яшь кенә була әле. Олы апа колхоз эшенә йөри. Кечкенә Рәисне без карыйбыз. Әниләрдән хәбәр-хәтер алу юк. Әллә … Подробнее…

Әни киткәч үткән көннәр

Әни киткәч үткән көннәр Әниләр киткәч, безнең янга, Сармандагы иң зур апамны чакырып алган әтием. Ул вакытта бу апам авырлы иде инде. Җизни безнең хәлләрне аңлый, ул өйдә калган. Апам бездә торганда бик матур бер ир бала алып кайта. … Подробнее…

Әнинең Себергә озатылмый калуы

Әнинең Себергә озатылмый калуы Әнине тикшергәннән соң, кулак нәселеннән дип, Себергә озатылучылар исемлегенә керткәннәр. Моны ишеткәч, әти белән әни кайгыга калалар. Инде нишләргә?! Болар, авылдан ничек чыгып качарга, план коралар. Чаллы ягына чыгып китәргә уйлашалар. Ә кулда бер … Подробнее…

Олы апамның кияүгә чыгу тарихы

Олы апамның кияүгә чыгу тарихы Апам Сарманга кунакка баргач, җизни буласы егетнең күзе төшә бит апама. Ул апам белән уйнап-көлеп кенә йөриләр болар. Яшь чак бит. Хәзер җизни буласы кеше, нинди хәйлә табарга, уйга кала. Бер … Подробнее…

Гаеп итмәгез, бу булган хәл!

Гаеп итмәгез, бу булган хәл! Сарман районы Мортыш Тамак авылында үтә бай гаилә яшәгән. Байның исеме Мифтахетдин булган. Аның хатыны авырып үлеп китә. Иске Әлмәт авылында яшәүче әниемнең әтисе Габделкадыйр алты авылга староста булып хезмәт иткән. Бу Мортыш Тамактагы Мифтахетдин белән … Подробнее…

Габделкадыйр балалары

Габделкадыйр балалары Габделкадыйрның хатыны — Фатыйма. Аларның җиде кызлары, бер малайлары була. Зур кызлары — Фәүзениса. Фәүзенисаның төпчек кызы — Җәннәтеласма язмасы. Истә калганнардан — искә төшереп язарга уйладым. Минем эти-әниләр Сарман районы Иске Әлмәт авылында туып үскәннәр. Соңгы … Подробнее…

Габделҗаббар нәселе

Габделҗаббар нәселе Габделҗаббар картның ике улы булган: Габделкадыйр һәм Габделнасыйр. Алар икесе дә хәзер Рамиль яши торган планда яшәгәннәр. Габделкадыйр өе әби өе урынында булган. Габделнасыйр өе бабай өе урынында булган. Хәсәнов Мирсаеф сөйләгәннәрдән Габделнасыйрның ике улы, өч … Подробнее…

Морад Рәмзи

Морад Рәмзи Морад Рәмзи, Морадулла (Мәрдәншаһ) Баһадиршаһ улы Рәмзи — татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә. Тәрҗемәи хәле 1855 елның 25 декабрендә Ырынбур губернасы (1865 елдан Уфа губернасы) Минзәлә өязе … Подробнее…

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5