Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Васыятьнәмә

Җәннәтеласма апа — ире Мөхәммәтдин һәм балалары белән

Мөселман халкында олыгайган кешеләрнең үз балаларына, яисә якын туганнарына васыятьнәмә язып калдыру гадәте булган.

Ул хәзер дә, шулай ук, кирәк бит. Аны сүз белән дә әйтеп калдырырга була. Ә мин шигырь юллары белән язып калдырырга булдым.

Тыңлагыз.

Сөйлим әле, балаларым, сүзләремне. 

Сүзләремә тулган моңнарым.

Мин үлгәчтен, балаларым, коръән укытыгыз.

Тәрәзәңнән кайтып тыңлармын.

Дога кылып, ясин укытыгыз.

Минем васыятем шул булыр.

Шул укыткан ясинегез белән

Кабер эчләренә нур тулыр.

Зинһар өчен, балаларым,

Ясин укытыгыз.

Тыныч ятсын диеп әнкәгез.

Атна кичләрендә җаным кайтыр

Ак күбәләк булып, бәбкәйләрем.

Кабер эчләрендә яткан чакта,

Балалардан дога көтәрмен.

Догаларыгыз барса, шат булырмын,

Онытсагыз нихәл итәрмен?!

Күмүчеләремә шуны әйтәм,

Каберемне тирән казыгыз.

Баш очына гүр ташымны куеп,

Исемемне шунда языгыз.

Әниегез Җәннәтеласма Низамбиева, Пугачев бистәсе.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5