Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.
Хөббениса апага
Хөббениса апа ундүрт яшендә әнисе белән Кировта тимер юл төзелешендә эшли. Анда ике ел эшләгәннән соң, Игенче авылына кайтып колхозда эшли башлый. Аннан соң Пермь шәһәренә барып урнаша. Соңгы көннәренә кадәр шунда яши. Бүгенге көндә кызы Сания һәм оныгы Рөстәм Пермь шәһәрендә яшиләр.