Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Олы апамның кияүгә чыгу тарихы

Апам Сарманга кунакка баргач, җизни буласы егетнең күзе төшә бит апама. Ул апам белән уйнап-көлеп кенә йөриләр болар. Яшь чак бит. Хәзер җизни буласы кеше, нинди хәйлә табарга, уйга кала.

Бер көнне кич чыккач, бу егет апам янына килә. Алардан ерак кына түгел бер манаралы мәчет була. Бу егет апама әйтә: 

— Синең мәчет манарасына менгәнең бармы? Менә анда менсәң бөтен Сарманны күрәсең инде, — 

дип апамны мәчет манарасына алып менә. Ул шунда апама әйтә:

— Син миңа кияүгә чыгасыңмы? Әйт, — ди. — Әгәр дә чыкмыйм дисәң, мин сине шушы манарадан бәреп төшерәм, — ди.

Менә бит, кемнең үләсе килә, яшь кенә килеш. Апам риза була инде, кая барсын?

Апамны алып кайтып, никах укытып, болар бергә тора башлыйлар. Ул вакытта бу «ябышып чыгу» дип атала. Ә ата-анага бик оят була.

Апам кайтмый да, кайтмый бит. Әнием моны эзләп Сарманга бара. Анда инде барысы да ачыклана.

Безнең нәсел алай төшеп калганнардан түгел иде инде. Бу аларны эзләп барып керә дә:

— Кая куйдыгыз минем кызымны? — дип өстәлгә китереп суга. Мескен өстәл әллә ярты метр сикереп, урынына утыра. Җизнинең әнисе, минем әнине үчекләп, болай дип әйтә икән:

— Безнең Сарманда минем малайлардан да чибәр малайлар юк шул. Шуңа күрә ияреп кайталар шул аларга, — дип идәннең бер башыннан икенче башына йөри икән.

Әнкәй кая барсын инде?! Эш узган. Ул елап, үртәлеп кайтып китә.

Апамның беренче мәхәббәте Фатих абый да кайгыга кала.

Мин аны кайдандыр ерактан кунакка кайткач, базарда очраттым. Мине кочаклап алып, сүзен дә әйтә алмыйча елады.

— Бөтен гомерем буе аны гына уйлап, аны гына сагынып үләрмен инде. — диде миңа.

Җырларда да җырлыйлар бит: 

— Беренче мәхәббәтне югалтмагыз. Ул гомер буе ияреп йөриячәк, — дип. Мин беләм, бу бик күп кешенең башыннан үтте. Шулай ук, минем үземнән дә. Кәһар төшкән сугыш аркасында инде. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5