Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Әниләрнең кайтуы

Әби ноутбук каршында утыра

Өйдә әткәй өч сабый белән утырып кала. Зурыбызга — тугыз яшь, аннан кече апама — алты яшь. Ә миңа дүрт яшь кенә була әле. Олы апа колхоз эшенә йөри. Кечкенә Рәисне без карыйбыз.

Әниләрдән хәбәр-хәтер алу юк. Әллә суга төшеп үлгәннәр, белгән кеше юк.

Без алты яшьлек апам белән урамда җитәкләшеп йөргәнем исемдә. Кешеләр безне кызганып баштан сыйпап китәләр. Я берәр конфет бирәләр. Шулай итеп, айлар-еллар уза. Болар юк инде. Кайда алар, бер кеше белми.

Шулай ике ел узгач, болар төн уртасында кайтып керәләр. Безгә дә әзрәк кием-салым алып кайтканнар. Беләсез бит инде, элек тә, хәзер дә дустан дошман күбрәк. Боларның кайтканын авыл советына әйтеп өлгерәләр. Иртүк сорау алырга чакыралар. Әнкәй элеккечә, мескен булып, иске киемнәрен киеп бара. Боларны сораштыра башлыйлар.

— Кайда булдыгыз? Күпме акча эшләдегез? Китереп салыгыз өстәлгә, — диләр.

Әнкәй дә бит төшеп калганнардан түгел. Җавапка аптырап калмый.

— Бездә нинди акча булсын. Без авыл саен хәер сорашып йөрдек, — дип җавап бирә.

Шулай итеп, кулакларны Себергә куу басылган була инде. Болар колхозга кереп эшләп гомер итә башлыйлар.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5