Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Морад Рәмзи

Морад Рәмзи, Морадулла (Мәрдәншаһ) Баһадиршаһ улы Рәмзи — татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә.

Тәрҗемәи хәле

1855 елның 25 декабрендә Ырынбур губернасы (1865 елдан Уфа губернасы) Минзәлә өязе (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Әлмәтмулла волосте Әлмәтмулла (Иске Әлмәт) авылында туган. Әтисе ягыннан нәселе Бикчура ханга, әнисе ягыннан Ризаэддин Фәхретдингә барып тоташа. Башта белемне Әлмәт мәдрәсәсендә әнисенең туганнан туган энесе Хәсәнетдин Габдукаевтан ала. Ике ел Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни мәдрәсәсендә укый. Җаек мәдрәсәсендә Мөхәммәтҗан хәзрәттә ике ел белем ала. Соңрак Ташкентта күренекле дин галимнәреннән өйрәнә, суфичылык белән кызыксына. 1870-1878 елларда Ташкәнт мәдрәсәләрендә укыта. 1878 елда Согуд Гарәбстанына хаҗга китә. Байтак вакыт бәдәлче була. Мәдинә мәдрәсәсендә белем ала. 25 яше тулганда Коръәнне яттан белә. Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә. 1889-1890 елларда Мәккәдә Морад Рәмзинең суфичылык турында (фарсычадан гарәпчәгә тәрҗемәдә) берничә китабы нәшер ителә.

Россиядә

1895 елда сәүдәгәр Габдрахман Җәдинең сеңлесе Әсма Шаһмөхәммәт кызына өйләнә. 1896, 1902, 1904, 1907, 1914 елларда туган авылы Иске Әлмәткә кайтканы мәгълүм. Бераз вакыт Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Бәйрәкә авылында яши. Россиягә кайтуының төп максаты — Санкт-Петербург архивларында татарлар тарихы буенча мәгълүмат җыю була. Урта Азия мәдрәсәләрендә тупланган кулъязма мирасны да өйрәнә. 1908 елда Россиянең патша хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләп, өстеннән мәхкәмә эше кузгаталар. 1911 елда Төркия ватандашлыгы алырга мәҗбүр була. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Төркия ватандашы буларак, качып яшәргә мәҗбүр була. Урта Азия һәм Иран аркылы Төркиягә кайтырга исәпләгәндә, кулга алына һәм Себергә сөрергә хөкем ителә. Акчуриннар нәселеннән М. Акчурин, Санкт-Петербургка барып, Россия эчке эшләр министрына кереп, үтенгәч, «полиция күзәтүе астында» калдыралар.

Көнчыгыш Төркистанда

Октябрь инкыйлабы, Ватандашлар сугышыннан соң, Морад Рәмзи Урта Азия аркылы Көнчыгыш Төркистанга китә. Шеңҗан-Уйгыр мөхтәри районы Чөчәк (Чүгүчәк) каласында уйгур, татар балаларын укыта. Уйгурлар, ислам динендәге кытайлар (дунганнар) өчен Коръәнне тәрҗемә итүе, аңа тәфсир язуы билгеле. Чүгүчәк каласының Базар мәчетендә хөтбә укыганда, халык бинага сыеп бетмәгәч, ишек-тәрәзәләрне ачып куеп, ишегалдында җыелганнар да ишетерлек иткәннәр. Көнчыгыш Төркистанда сыену тапкан акгвардиячеләр Морад Рәмзине кулга алгач, халык, бердәм күтәрелеп, аны яклап чыга.

Әсәрләре

Унбиш ел буена «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) исемле тарихи эзләнүләр китабы яза. Ул ике томлык булып, 1908 елда Ырынбурда басылып чыга, ләкин цензура тыюы нәтиҗәсендә, барлык тиражы конфискацияләнә.

Чыганаклар

  • Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррир Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
  • Әлмәтем-гүзәл бишегем (мөхәррире Р.М. Гыймадиев). Казан: «ТР президенты эшләр идарәсе мәгълүмати-нәшрият үзәге» ДУП, 2008.
  • Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт, 2001.

Искәрмәләр

  • Ата-анасы кушкан исеме — Мәрдәншаһ
  • «Әлмәтем — гүзәл бишегем», 38- биттә
  • «Мәшһүр исеме Тайсуган», 23- биттә
Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5