Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Иң яхшы 10 тавык токымы

Тавык үрчетү күп хезмәт сорамый, талымсыз булуы һәм үз җаена йөрүе белән ул зур игътибар таләп итми. Иң мөһиме – дөрес токымны сайлау. Кечкенә генә хуҗалыкка туры килерлек тавыклар да бар. Иң яхшы тавыкны сайлар өчен башта аларның токымнарын белергә кирәк. Өй тавык­ ларының берничә төре бар, тик аларның өчесе генә хуҗалыкка яраклы.

1) ИТ ТАВЫГЫ. Тиз үсә, авырлык җыя. Мондый йорт кошы, гадәттә, йомырканы начар сала, ә вакытында чалмасаң, аягын сузарга да мөмкин.

2) ЙОМЫРКА САЛУЧЫ ТАВЫКЛАР. Ел дәвамында матур, түгәрәк йомыркалар белән куандырып тора. Гадәттә, бу тавык кечкенә, бик хәрәкәтчән була, яхшы оча. Күп кенә төрләре чеби чыгарырга сәләтле.

3) ИТ-ЙОМЫРКА ТАВЫКЛАРЫ. Ите тәмле һәм сыйфатлы, йомырканы да башка тавыклардан калышмыйча сала.

ПЕРВОМАЙСКИЙ 

Харьков өлкәсенең «Беренче май» совхозында чыгарылган. Универсаль тавык – авырлыгы да зур, елына 180 данә йомырка сала. Салкынга чыдам.

РОД-АЙЛЕНД

Тумышы белән АКШның шул ук исемдәге төбәгеннән. Каурыйлары озак чыгуга карамастан, чатнама суыкта да урамда йөри ала. Ел буе йомырка сала, ите дә сыйфатлы.

ПОЛТАВА

Украинада чыгарылган. Универсаль кош: 3 килограмм авырлык җыя, елына 180 йомырка сала. Теләсә нинди шартларга җиңел яраклаша.

АК РУС ТАВЫГЫ

Үзебездә чыгарылган, җирле климатка яраклы тавык, ризыкка талымсыз. Елына 250 йомырка сала, авырлыгы – 2-2,2 килограмм.

МИНОРКА

Тумышы белән – Испаниядән. 2,5-3 килограмм авырлыкта, ите сыйфатлы, елына 200 йомырка сала. Кимчелеге – салкыннан курка, стресска тиз бирешә.

БАРНЕВЕЛЬДЕР

Голландия селекционерлары чыгарган токым. Соң өлгерә, «хезмәт юлын» 8 айдан соң гына башлый. 3-4 ел даими рәвештә йомырка сала, авырлыгы – 3-3,5 килограмм.

АМРОКС

3,8 килограмм авырлык­ ка җитүче аклы-каралы кош теләсә нинди яшәү шартларына яраклаша. Елына 200-220 йомырка сала. Чеби чыгарып, тәрбияли белә.

ВИАНДОТ

Искиткеч матур, универсаль токымлы тавык 5-6 айдан йомырка сала башлый, авырлыгы – 3,5 килограмм. Кимчелеге – кышкы суыкларны яратмый.

ПЛИМУТРОК

Тиз үсә, 5-6 айдан йомырка сала башлый. 3,4 килограмм авырлык җыя, 220ләп йомырка сала. Төсе – төрле, аклы-каралы.

ФАВЕРОЛЬ

Тәмле ите белән аерылып торган Франция тавыгы. Салкынга чыдам, биргән бөтен ризыкны ашый. Авырлыгы – 4 килограмм, тик йомырка салуда калыша.

Рания САДЫЙКОВА

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5