Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Гаеп итмәгез, бу булган хәл!

Сарман районы Мортыш Тамак авылында үтә бай гаилә яшәгән. Байның исеме Мифтахетдин булган. Аның хатыны авырып үлеп китә. Иске Әлмәт авылында яшәүче әниемнең әтисе Габделкадыйр алты авылга староста булып хезмәт иткән. Бу Мортыш Тамактагы Мифтахетдин белән таныш булган. Ул байга яңадан өйләнергә кирәк бит инде. Ул вакытта минем әниемә бары 18 яшь кенә була. Әнкәй матур, чибәр, таза кыз — үсмер чагы. Әнием теләмәсә дә 18 яше тулгач, моны көчләп шушы байга кияүгә бирәләр. Бу бай әниемне курчак кебек кенә кадерләп  тора. Эш тә эшләтми. 

Әнием аннан ике кыз бала таба. Ул бай  картаеп дөнья куя.

Минем әниемә Иске Әлмәт авылыннан ярлырак гаиләдә үскән, минем әтиемне йортка илтеп кертәләр. Әти бик зифа буйлы, бик чибәр егет була. Бу байның атлары, калган хайваннары көтү — көтү була. Бу бай бик күп хезмәтчеләр тотып яши. Аларның өе ике катлы, авылда бер генә була андый өй.

Байның Хафиз исемле малае булган була. Минем әтием белән әнием бөтен мал-туарны алып, өйне Хафизга калдырып Чаллы районы Игенче авылына күчеп китәләр.

Бу авыл — кара туфраклы, уңдырышлы җирле, бик матур авыл була. Монда ашлык бик уңа торган булган.

Шулай яши генә башлагач, 30-31 елларда илдә колхозлашу чоры башлана. Кем ярлы гаиләдән, кем бай гаиләдән тикшерәләр.

Әтиемне дә, әниемне дә төптән тикшерү китә. Нишлисең?! Әтием — ярлы гаиләдән, ә әнием бай кеше гаиләсеннән икән дигән карар чыга. Хәзер байларны кулак исеме белән, Себергә озата башлыйлар. Инде нишләргә?! Хәзер өйгә килеп керәләр дә, бер нәрсәне калдырмыйча талап алып чыгып китәләр. Әниләрнең  теге байдан калган малларын куып алып чыгып китәләр. Атлар, сыерлар, сарыклар бик күп була аларның. Капкадан алып чыгып киткәндә мекелтәгән сарык тавышлары әле дә колак төбендә тора кебек. Минем чүпрәктән ясалган курчагым бар иде. Ул киштә почмагында тора иде. Аны да атып бәрделәр. Ә мин елыйм инде. Минем өчен маллар да кирәкми. Курчагым кадерлерәк булгандыр инде, күрәсең.

Шулай бер көнне әтием кара янып кайтып кергәнен беләм. Тикшергәннән соң, әниемне кулак исемлегенә кертеп Себергә озатырга карар чыгарганнар икән.

Ул кышны кар бик күп яуган иде. Төнлә әнине алып китәргә киләселәрен белеп, карны казып, куыш ясап, әнкәйне шунда күмгәннәрен беләм. Әнине тапмый чыгып китәләр болар.

Инде нишләргә?! Хәзер әти белән әни авылдан ничек чыгып качарга, план коралар болар. Әтигә тиюче юк.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5