Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Габделҗаббар нәселе

Габделҗаббар картның ике улы булган: Габделкадыйр һәм Габделнасыйр. Алар икесе дә хәзер Рамиль яши торган планда яшәгәннәр.

Әби өе

Габделкадыйр өе әби өе урынында булган.

Бабай өе

Габделнасыйр өе бабай өе урынында булган.

Хәсәнов Мирсаеф сөйләгәннәрдән

Габделнасыйрның ике улы, өч кызы булган. Уртанчы кызы — Нәзифәнең ике малае булып, берсе сугыштан кайтмаган. Икенчесе — Хәсәнов Мирсаеф.

Хәсәнов Мирсаеф

Соңгы елларда ул Ижау шәһәрендә яшәп, 2003 елда вафат булган.

Насыйр картның кече кызы Гатифәнең малаеның малае — Рафаэль Кашапов — Ижауда үз өе белән Короткий урамында тора.

Насыйр картның олы малае — Нуретдин, кече малае — Таҗетдин. Алар Чаллы районының Игенче авылында торганнар. Хәзер бер кызы исән — Мөслимә исемле. Ул Тукай районы Әҗмәкәй авылында тора. Кешеләрне дәвалый.

Олы малае Нуретдин гаиләсе белән Ижауда яшәгән. Хәзер барысы да үлеп беткәннәр.

Олы кызы — Латифа. Аның улы — Латипов Салих Илбәк авылында яши. Салих абыйның өч кызы, бер малае бар. Малае — Әлфис исемле. Мөхәметшин Әлфис хәзер Түбән Кама шәһәрендә яши.

Хәсәнов Мирсаефның ике улы була. Берсе үлгән. Икенчесе — Хәсәнов Нурсәет, Санкт-Петербургта яши.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5