Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Габделкадыйр балалары

Габделкадыйрның хатыны — Фатыйма. Аларның җиде кызлары, бер малайлары була. Зур кызлары — Фәүзениса.

Фәүзенисаның төпчек кызы — Җәннәтеласма язмасы.

Җәннәтеласма

Истә калганнардан — искә төшереп язарга уйладым.

Минем эти-әниләр Сарман районы Иске Әлмәт авылында туып үскәннәр. Соңгы елларда Чаллы районы Игенче авылында гомер иттеләр.

Без анадан биш кыз үстек. Ике апам (Хәмдениса белән Хөббениса) Сарман районы Мортыш Тамагында туган. Ә без — өч кыз Чаллы районы Игенче авылында туганбыз. Ул вакытта олы апама  — 20, кечесенә 14 яшь иде. Ә без әле кечкенәләр. Зуррагы күрше авылда туганнарда торып өченче класста укый иде. Ә без кечеләре, беребезгә — алты яшь, ә миңа бары дүрт яшь иде. Дүрт яшь булуга карамастан, ул вакытта күргәннәр, бала йөрәгенә төзәлмәслек яра булып уелып калган.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5