Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Әнинең Себергә озатылмый калуы

Әнине тикшергәннән соң, кулак нәселеннән дип, Себергә озатылучылар исемлегенә керткәннәр. Моны ишеткәч, әти белән әни кайгыга калалар. Инде нишләргә?! Болар, авылдан ничек чыгып качарга, план коралар. Чаллы ягына чыгып китәргә уйлашалар. Ә кулда бер тиен акчалары да юк боларның.

Безнең бер бик зур песиебез бар иде. Әти аны суеп, тиресен тунап, тире җыючыга тапшыра. Аның акчасына ике кап тәмәке ала. Аны сатып шул акча белән төнге бердә әни, ундүрт яшьлек апамны ияртеп, Чаллыга китәләр. Анда барып җиткәч, пристаньга килеп керәләр болар. Имеш, пароход кайсы якка китсә, шуңа утырып китәргә исәпләре. Пристаньга килеп керсәләр, күрәләр болар. Бер почмакта бер бабай, шулай ук, бер үсмер кызы белән утырып тора икән. Әнием, апам белән, бу карт янына баралар. Шулай итеп, сөйләшеп китәләр болар. Бу бабай да шундый ук хәлдә булып чыга. Бабай әйтә боларга:

— Алай булгач, сез бездән калмагыз. Кызлар бер-берсенә иптәш булыр. Син аларга иптәш булырсың, — ди.

Әнкәй әйтә:

— Бабай, безне утыртырлар микән соң? Безнең акчабыз бик әз бит, — ди.

Кая инде, ике кап тәмәке акчасы гына бит кесәдә.

Бабай әйтә боларга:

— Минем акчам бар, мин сезгә булышырмын, — ди.

(Рәхмәт яусын, ул бабайга)

Пароход килеп туктый. Утырып китәләр болар. Киров шәһәренә килеп төшәләр. Кулларында бер документ әсәре дә юк боларның. Ул вакытта Киров шәһәрендә тимер юл төзү эше бара икән. Эшче күп кирәк чак. Документ сорау — нитү юк, боларны эшкә алалар, дүртәүләп тимер юл төзү эшенә керешәләр. Боларның тамакларын да туйдыралар. Әз-мәз акча да бирә башлыйлар, киемнәр дә алып кияләр. Эшләре җайлашып китә боларның.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5