Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Әни киткәч үткән көннәр

Мөхәммәтдин белән Җәннәтеласма

Әниләр киткәч, безнең янга, Сармандагы иң зур апамны чакырып алган әтием. Ул вакытта бу апам авырлы иде инде. Җизни безнең хәлләрне аңлый, ул өйдә калган. Апам бездә торганда бик матур бер ир бала алып кайта. Аңа Рәис исеме кушалар.

Апам яңа котылган булса да, колхоз эшенә йөри. Баланы без карыйбыз инде. Еласа, әзрәк арыш ипиен чәйнәп, шикәр комына манып суыртабыз.

Апам урман кырыена урак урырга йөри. Авылдан басу ерак иде. Без баланы аның янына имезергә алып барабыз. Бездән калган бәләкәй кабык арбага салып баланы тартып йөгерәбез. Ул вакытта үзебез дә кечкенәләр бит әле. Шулай арбаны тартып чабабыз. Арба җиңел. Әйләнеп карасак, бала арба төбеннән төшеп калган бит, ходаем. Кирегә чаптык. Юлда бала тузанга батып, елап шешенеп беткән. Аны сөрткәләп кире арбага салып, апа янына алып бардык. 

Арба төбеннән төшеп калганын апага әйтмәдек инде.

— Юлда ат юлы тузан гына, — дип котылдык без.

Менә нәрсәләр генә үтми адәм баласының башыннан. Ул чактагы хәлләрне сөйләп кенә бетереп булмый инде аны.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5