Әлмәт авылы сайты

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта.

Сарман районы Иске Әлмәт авылының тарихы

Иске Әлмәт авылы Сарсаз елгасы буена (төгәлрәге Кәүҗияк елгасының уң ягында) урнашкан. Сарман авылыннан көнчыгышка таба 8 км ераклыкта. 18 гасырның 1 яртысында авыл буларак оешкан. Революциягә кадәрге чыганакларда ул — Әлмәт-Муллино исеме белән искә алына.

18-19 гасырларда авыл халкы дәүләт крестьяннарына, типтәрләргә (башкортстандагы атаклы социаль группалар) һәм башкортларга бүленгәннәр. Алар башлыча җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр, мал асраганнар. 1859нчы елгы мәгълүматларга караганда Иске Әлмәт авылында 2 мәдрәсә, 1 мәчет һәм 2 су тегермәне булган.

1920нче елга кадәр Әлмәт-Муллино Минзәлә өязе Уфа губернасы булып исәпләнгән. 1920нче елдан ул Минзәләгә, 1922нче елдан — Чаллы ТАССР, 1930нчы елның 10 августыннан Сарман районына карый.

Иске Әлмәт авылында: 1816нчы елда — 159 кеше(ир-атлар), 1897нче елда — 1239, 1920нче елда — 1730 кеше, 1926нчы елда — 1173, 1938нче елда — 1002, 1958нче елда — 650, 1970нче елда — 806, 1979 — 666, 1989 — 450 кеше яшәгән. 2000нче елда — 514, 2010нчы елда — 458 кеше исәпкә алынган.

Соңгы елларда тарихчылар фикеренчә Зәй елгасы буендагы Әлмәт авылына Байлар өязе Иске Әлмәт авылыннан (Хәзер Сарман районы Иске Әлмәт авылы) күчеп килгән Әлмөхәммәт нигез салган дигән фикер йөри. Шулай ук Бикчура Ханның шәҗәрәсенә дә таяналар. Аны дин әһеле Риза Фәхретдин төзегән. Бикчура — Габдулла — Илаз — Симан — Якуп — Янбулат — Бикмәт (Бикмухәммәт) — Каратуймәт (яки Туймөхәммәт) — Әлмөхәммәт. Әлмөхәммәтнең өч улы булган: Рахманкул (Рамай), Габдерәхим һәм Рәхмәтулла. Шуның белән аның чылбыры өзелә.

Пpовeрoчное слoво 1
Yn22d5